news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендәге бишек җырларыннан «Babykөi» җыентыгын төзиячәкләр

«Babykөi» проекты балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга грант отты.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда татар телендә «Babykөi» бишек җырлары җыентыгы барлыкка киләчәк. Проект балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга грант отты. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Яшьтәшләремнең күбесе татар телендә бер-ике бишек җырын хәтерли икән. Ул җырларның берсе татар телендә кичке балалар программасы башланыр алдыннан яңгыравы белән истә калган. Шуңа күрә мин әлеге җырларны җыеп, теләгән кешегә җибәрү кызыклы булыр иде дип уйладым, чөнки бу җырларны төрле чыганаклардан эзләргә кемнеңдер вакыты юк, ә кемнеңдер теләге дә», — диде идея авторы, студент Зәйнәп Хәйретдинова.

Аның сүзләренчә, бу аның грантлар конкурсында катнашкан беренче проекты. Башта ун гына булса да җыр җыю планлаштырыла.

Үзләренең бишек җырлары белән уртаклашырга теләгән кешеләр композицияләрен babykoi@mail.ru электрон почтага яки @baby_koi_ Instagram-битенә җибәрә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100