news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Морозов Түбән Камада гражданнарны кабул итте

Ул интернат-мәктәп балаларына ун пар тимераяк бүләк итте.

Олег Морозов Түбән Камада гражданнарны кабул итте
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Түбән Камада гражданнарны кабул итте. Ул Түбән Кама бер мандатлы округы буенча Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты сыйфатында җирле халык белән икенче тапкыр очраша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кабул итүдә катнашучыларның берсе алкомаркетлар мәсьәләсен хәл итүне сорады. Ул алкоголь сату кибетләренең социаль объектлардан билгеле бер ераклыкта урнашырга тиешлегенә басым ясады.

Башкалар күбрәк көнкүреш проблемалары белән мөрәҗәгать иттеләр.

Моннан тыш, кабул итү барышында Олег Морозов интернат-мәктәп балаларына ун пар тимераяк бүләк итте. Депутаттан инвентарь сорап, укучылар үзләре мөрәҗәгать иткән булган.

Олег Морозов Түбән Камага киләсе елның февраль аенда киләчәк, гражданнарны да кабул итәчәк. Кабул итүгә Студентлар урамының 9 нчы йортында урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә язылырга мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot