news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәрләр Кама Аланы көллиятенә бүләк ясаган

Хәзер булачак эретеп ябыштыручылар иң заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлегенә ия.

Эшмәкәрләр Кама Аланы көллиятенә бүләк ясаган
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). START компаниясе җитәкчелеге Кама Аланы студентларына яңа эретеп ябыштыру җиһазлары бүләк иткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Җайланмалар Түбән Кама күппрофильле көллияте филиалы остаханәсендә урын алачак. Хәзер булачак эретеп ябыштыручылар иң заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлегенә ия.

«Студентлар, ата-аналар һәм Кама Аланында яшәүчеләр шәһәребезнең үсеп килүче буынына яңа мөмкинлекләр өчен рәхмәтле. Хәзер безнең көллияттә эретеп ябыштыручының иң заманча күнекмәләрен үзләштерү мөмкинлеге барлыгына ышанырга була», — дип яза инстаграмда Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдинов.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100