Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәлимгәрәев журналистлар арасында узган «Бумеранг» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
Быел жюри игътибарына наркотикларга каршы пропаганда буенча 212 эш тәкъдим ителде.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында наркотикларга каршы пропаганда буенча журналистлар арасында үткәрелгән XI республика «Бумеранг» бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне республиканың «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив эшчәнлек буенча полиция башлыгы урынбасары Павел Серов тапшырды.
«Бүген без конкурска нәтиҗәләр ясыйбыз. Ул республикада инде 11нче ел үткәрелә. Анда катнашучылар саны артканнан-арта бара. Әлеге бәйгенең әһәмияте бик зур. Ул һәркемгә кагыла һәм һәркайсыгыздан проблемаларга карата битараф булмаган мөнәсәбәт таләп итә», - диде Сәлимгәрәев.
Быел жюри игътибарына барлыгы 212 эш тәкъдим ителде. Җиңүчеләрне «Интернет челтәрендә наркотикларга каршы юнәлештәге материаллар циклы», «Басма матбугатта наркотикларга каршы юнәлештәге материаллар циклы» һ.б. номинацияләрдә билгеләделәр. Моннан тыш, «Антинарк» фәнни-гамәли журналы һәм «Ялкын» балалар журналы хәбәрчеләре «Темага тугрылык» номинациясендә бүләкләнде.
«Без әлеге теманы яктыртучы журналистларның елдан-ел арта баруын шатланып билгеләп үтәбез. Конкурсантларны чын күңелдән котлыйм һәм наркотикларга каршы пропаганда эшендә катнашучы һәркемгә рәхмәт белдерәм. Әгәр без һичьюгы бер гомерне саклап калабыз һәм бер кешене дөрес булмаган адым ясаудан туктатабыз икән, юкка гына эшләмибез дигән сүз. Сезгә бик зур рәхмәт, тагын да күбрәк языгыз», - дип искәртте үзенең котлавында Павел Серов.
Галерея: П/к «Работа подразделения по борьбе с незаконным оборотом наркотиков»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз