news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат Бөтенроссия халык санын алуның рәсми слоганын тәкъдим итте

Чираттагы Бөтенроссия халык санын алу «Киләчәкне төзибез!» шигаре астында үтәчәк.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Сочида уза торган Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында Росстат башлыгы Павел Малков 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның рәсми слоганын тәкъдим итте. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халык санын алу Җәмгыять турында уникаль белем чыганагы булып тора, анализларга, нәтиҗәләр ясарга, планнар төзергә, уйланылган карарлар кабул итәргә һәм ышанычлы рәвештә алга барырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Малков.

«Бу яктан халык санын алуда катнашу — бик гади, әмма һәр катнашучының киләчәкне булдыруга керткән өлеше бик мөһим», — дип аңлатты ул тәкъдим ителгән шигарьнең мәгънәсен.

Моннан тыш, Павел Малков «Киләчәкне төзибез!» ирекле ярдәмчеләрнең халыкара форумы атмосферасы белән тәңгәл килүен билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100