news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта балалар “Каурый өмәсе“ндә катнашты

Балалар каурый сызырды, мамыкларын мендәргә тутырды.

Мамадышта балалар “Каурый өмәсе“ндә катнашты

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Мамадыш шәһәре «Кояшкай» балалар бакчасында күңелле бәйрәм узды. Сабыйлар татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштергән. Әкиятнең ахыры дәвамлы булды. Ике кыз, ялгышларын аңлап, өченче туганнары белән берләшеп, әбиләрендә «Каурый өмәсе»ндә катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бакчаның татар теле буенча тәрбиячесе Роза Нартдинова бәйрәмне «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары белән таныштырудан башлады.

Төркемдәге барлык балалар да ак калфаклы апалары белән бергә каурый сызырды, мамыкларын мендәргә тутырды. Каурыйлардан май канаты ясарга да өйрәнде. Һәркайсы үз эшеннән канәгать иде.

Зур эшләрдән соң, бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot