news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче егет тимердән чәчәк ясый

Тәҗрибә тупларга өлгергән егет күбесенчә заказ буенча эшли.

(Чирмешән, 5 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Лилия Саттарова). Чирмешән районында бүгенге көндә өч йөздән артык кеше яңа салым системасында теркәлгән. Алар арасында Лашман авылыннан Илшат Габдуллин да бар. Ул зур заказлар югында, тимердән чәчәкләр, мунча мичләре дә ясый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Егет 17 яшеннән эретеп ябыштыру белән кызыксына ул. Чирмешәндәге һөнәри белем бирү училищесын тәмамлый һәм үз эшен ачып җибәрә. Баштан үз гаражында, хәзер инде арендага алынган бинада тимердән эретеп ябыштырылган әйберләр ясый.

«Материалларны Әлмәт шәһәреннән кайтартам. Эш җаен, төрле схемаларны Интернет челтәреннән караштыргалыйм. Яңа технологияләр белән дә танышып барырга тырышам, замана белән бергә атларга кирәк бит. Хәзер менә аргонлы эретеп-ябыштыру аппараты кулланам», — ди Илшат.

Шактый тәҗрибә тупларга өлгергән егет күбесенчә заказ буенча эшли икән, аеруча яз-көз, чәчү вакытында, ремонт эшләрен башкара.

«Күптән хыялланган яраткан эшем белән шөгыльләнүемне әти-әнием дә хуплый. Үзмәшгуль булгач мин моны шикләнмичә, рәсми төстә башкара алам. Беркем дә мине эшмәкәрлек эшчәнлеге белән законсыз рәвештә шөгыльләнә дип әйтә алмый», — ди Илшат.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100