news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья башкорт корылтае 14 декабрьне Башкорт теле көне дип расларга тәкъдим итте

Мөрәҗәгатьтә туган тел көннәренең аларны яклау һәм саклауга юнәлдерелүе билгеләп үтелә.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае башкорт иҗтимагый оешмалары исеменнән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка 14 декабрьне Башкорт теле көне дип раслау үтенече белән мөрәҗәгать итте. 5нче Бөтендөнья башкорт корылтае нәтиҗәләре буенча шундый тәкъдим җиткерелде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Мөрәҗәгать текстында билгеләп үтелгәнчә, Бөтендөнья башкорт корылтае инициативасы буенча Мәгариф министрлыгы белән берлектә 2016 елдан республикада башкорт телен һәм башкорт халкының мәдәни кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

Хат авторлары «туган телнең этнос тарихы белән тыгыз бәйләнештә булуын, аның бердәмлеген тәэмин итүен: шул телдә сөйләшүчеләр арасында нык элемтәләр булдыруын һәм халык өчен нигез булып хезмәт итүен» искәртә.

Мөрәҗәгатьтә туган тел көннәренең аларны яклау һәм саклауга юнәлдерелүе билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot