Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районда егерменче тапкыр «Игелек марафоны» үткәрелә
Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен, 2000 нче елдан башлап, 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Актаныш районда егерменче тапкыр «Игелек марафоны» үткәрелә. Бу турыдаАктаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.
Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен, 2000 нче елдан башлап, 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча бу дата республика районнарында декада кысаларында үткәрелә.
Декада барышында үткәрелгән «Игелек марафонында» җыелган акчалар инвалидларга кыйммәтле дарулар алу, дәвалану өчен тотыла.
Бу игелекле акциядә район оешма-предприятияләре, учреждениеләр, эшмәкәрләр, аерым кешеләр ел саен бик теләп катнаша. Сезнең дә ел саен бу игелекле акциядә кушылып, керткән өлешегез мохтаҗ инвалидларга зур ярдәм булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз