“Татар-информ” МА хезмәткәрләре диспансеризация узды

Табиблар агентлыкка килде

 (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре эш урынында диспансеризациянең беренче этабын узды. Агентлыкка Казан шәһәре 7 нче хастаханә каршындагы поликлиника табиблары килде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында барлыгы 23 кеше диспансеризация үтәргә тиеш иде. Агентлык хезмәткәрләре тикшерү узганчы анкета тутырды, аннары башлангыч стадиядә төрле органнар авыруларын ачыклау өчен анализлар бирделәр. Анализ нәтиҗәләре билгеле булганнан һәм ниндидер авырулар ачыкланганнан соң диспансеризациянең икенче этабы узачак. Әгәр тикшерү нәтиҗәләре уңай булса да, табиблар сәламәтлек саклау буенча киңәшләрен белдерәчәк.
Искәртеп узабыз, 2013 елның 1 гыйнварыннан башлап Россиядә мәҗбүри диспансеризация кертелде. Ул 21 яшьтән алып 3 елга бер тапкыр бушлай үткәрелә. Инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары ничә яшь булуга карамастан, ел саен медицина тикшерүе үтә ала.
Диспансеризация ике этапта үткәрелә. Беренчесе хроник авыруларны башлынгыч стадиядә ачыклау һәм үз вакытында дәвалауга юнәлдерелгән.
Икенче этабы өстәмә тикшерүләр узу һәм диагнозны ачыклауга юнәлдерелгән.
Диспансеризация тәмамлангач Сәламәтлек паспорты бирелә, анда тикшерү нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәр кертелә.
Диспансеризацияне яшәү урыны буенча медицина учреждениесендә – поликлиникада, гомум табиб практикасы үзәгендә, табиб амбулаториясендә узу мөмкин. Тикшерү узганда паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы, дәүләт пенсия иминиятләштерү иминият таныклыгы булу мәҗбүри.
Диспансеризацияне ел ахырына кадәр үтәргә мөмкин.