Түбән Кама мэриясе һәм предприятиеләре яңа ел банкетларыннан баш тартты

Хезмәткәрләрнең балалары өчен бәйрәм чаралары искәрмә буларак узачак

  (Түбән Кама, 5 декабрь, «Татар-информ», Марат Сәлимов). 17 ноябрьдә 50 кешенең гомерен өзгән Казан авиафаҗигасе белән бәйле рәвештә, Түбән Кама муниципалитеты һәм предприятиеләр яңа ел чараларыннан баш тартты, дип хәбәр итә Түбән Кама мэриясе матбугат хезмәте.
Хезмәткәрләре өчен Яңа ел банкетларыннан баш тарту турындагы карарны “ТАИФ-НК”, “ТАНЕКО” һәм “Татнефть-Нефтехим” кебек предприятиеләр дә хуплады.
Хезмәткәрләрнең балалары өчен бәйрәм чаралары искәрмә булачак.