Мәктәпләргә ярдәм итәләр

“Туган мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе дәвам итә

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Спас муниципаль районы Антоновка авылында яшәүче Александр Маркин койма кору өчен төзелеш материаллары сатып алуга туган мәктәбенә биш мең сум акча биргән.

Бу гамәле белән ул “Туган мәктәбеңә ярдәм ит” акциясендә катнашты.

Ә Өчкүл мәктәбендә бу акция кысаларында дүрт меңгә якын акча җыелган һәм аңа класс-кабинетлардагы язуларны алыштырганнар.

Мәктәп укытучылары ярдәм күрсәткән барлык кешегә үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр. Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләр порталы хәбәр итә.