Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Голикова: Ковид вазгыяте катлауланган төбәкләр арасында Татарстан да бар
Узган тәүлектә республикада коронавирусның 200дән артык очрагы ачыкланган.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Россиянең 10 төбәгендә коронавирус инфекциясе вазгыяте катлауланды, бу исемлектә Татарстан да бар.
«Россиянең ун төбәгендә вазгыять катлауланды. Бу — Белгород, Саратов, Төмән, Чиләбе, Ярославль, Магадан өлкәләре, Краснодар крае, Татарстан, Тыва, Чувашия республикалары», — дип китерә вице-премьер Татьяна Голикова сүзләрен Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада ковидның 200дән артык очрагы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз