news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл буенда урнашкан кафеларга тәүлек әйләнәсе эшләргә рөхсәт иттеләр

Торак пунктлардан читтә урнашкан объектлар өчен эш вакыты буенча чикләүләр йомшартылды.

Татарстанда юл буенда урнашкан кафеларга тәүлек әйләнәсе эшләргә рөхсәт иттеләр
Владимир Васильев

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле чикләүләргә үзгәрешләр кертте. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документ нигезендә, «торак пунктлардан читтә урнашкан юл сервисы объектларында» кичке 11.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтергә рөхсәт ителә.

«Әлеге карар ул рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң үз көченә керә», - диелә документта.

Шунысын да искәртик: 31 октябрьдән Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнде – алар кичке 11.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр үз эшен туктатырга тиеш. Чикләүләр «җәмәгать туклануы биналарында гражданнарга азык-төлекне биреп чыгару, заказлар китерү, аэропорт һәм вокзаллар территориясендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә» кагылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100