news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәдәният хезмәткәрләре җир кишәрлеген бушлай алу мөмкинлегенә ия булачак

Республикада яшәүчеләр җирне 6 ел дәвамында арендага алачак, соңыннан ул аларның үз милке була.

Татарстанда мәдәният хезмәткәрләре җир кишәрлеген бушлай алу мөмкинлегенә ия булачак
Солтан Исхаков

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда мәдәният хезмәткәрләренә җир кишәрлекләрен 6 елга бушлай арендага бирүгә бәйле инициативаны карыйлар. Әлеге вакыт тәмамлангач, барлык кагыйдәләрне үтәгән очракта, алар шушы җирнең хуҗасы булачак. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Хәзерге вакытта без мәдәният хезмәткәрләренә 6 елга бушлай файдалану өчен җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсен хәл итәбез. Соңыннан әлеге җир аларның милкенә күчәргә мөмкин», - дип хәбәр итте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, участокларны үз милке итү өчен мәдәният хезмәткәрләре алты ел дәвамында җирдән файдалану кагыйдәләрен үтәргә, торак пунктта яшәргә һәм эшләргә тиеш.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстанда «Земство мәдәният хезмәткәре» программасының гамәлгә ашырыла башлаячагы хакында белдерде. Әлеге программа мәдәният өлкәсендә эшләүче яшьләрне авылда калдырырга ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100