news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М12 трассасын төзегәндә, Лаеш районындагы ял базалары аша юллар сакланачак

Урман эчендә салынган юллар, җәяүлеләр өчен юл аша узу урыннары калачак.

М12 трассасын төзегәндә, Лаеш районындагы ял базалары аша юллар сакланачак

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Лаеш районында М12 Мәскәү – Казан тизйөрешле трассасын төзегәндә ял базалары аша уза торган юллар сакланачак. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эшче төркем утырышында хәбәр итте.

«Ял базалары барлыкка килгәннән соң урман фонды эчендә юллар салынды. Проектлаучылар чираттагы тапкыр халык фикерен тыңлады. Шулай итеп,трассадан сулдан һәм уңнан узачак базалар арасындагы әлеге юллар сакланачак. Бу зур ике юл. Ягъни тизйөрешле автомобиль юлы дамбасында машиналар һәм җәяүлеләр өчен узу урыннары калачак», - дип сөйләде министр.

Хәнифов сүзләренчә, булачак трассадан сулдагы һәм уңдагы юлларны саклау буенча карарлар проектчылар тарафыннан кабул ителә, алар «моны техник биремнәрдә язарга риза»..

Проектның баш инженеры, «Гипростроймост — Санкт-Петербург институты» АҖ вәкиле Андрей Резвяков нормаларга туры китереп, бу участокта бер үтәли чыгу урыны да булырга мөмкин, дип өстәде. «Әмма без электән салынган эшләнәмәләрне калдырырга телибез», - дип искәртте ул.

Утырышта Мәскәү–Казан автоюлын төзү буенча эшче төркем автомагистраль узуның Гребени авылы янында Идел аша күпер төзүне күздә тоткан вариантын карады. Төркем составына кайбер министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук яннарыннан автомагистраль узарга мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Утырышта җирле халык белән проектны эшләү тәртибе турында фикер алыштылар. Халык күтәргән проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән техник мәсьәләләр каралды. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры фикеренчә, «халык белән конструктив диалог төзелгән».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100