news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы сәхнәсендә төрле милләт вәкилләре очрашты

Чарада һәр милләт халкының гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре бәян ителде.

(Әлки, 5 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Бүген, 5 ноябрьдә, район мәдәният йортында яшьләр өчен Татарстан Конституциясе көненә багышланган эчтәлекле һәм күңелле чара булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Сәхнәдә Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы тарафыннан әзерләнгән театрләштерелгән күренеш булды. Анда республикабызда төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве сәхнә осталары тарафыннан үтемле һәм матур итеп күрсәтелде. Чарада һәр милләт халкының гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре бәян ителде.

Залда әлеге чараны тамаша кылучы яшьләр дә бу темага кушылдылар, сораулар, тәкъдимнәр юллап, кызыклы фикерләре белән уртаклаштылар.

Аннан соң ассамблеяның Әлки вәкиллеге оештырылды. Аның җитәкчесе итеп Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Делина Гыйзетдинова сайланды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100