Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә яшәүче гаиләгә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен тапшырдылар
Ир белән хатын яшь буын өчен чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булган зур ныклы гаилә төзегән.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәнең ЗАГС бүлегендә Юрий белән Анна Балашовлар бриллиант туйларын билгеләп үтте. Гаилә тормышының 60 еллыгы уңаеннан ир белән хатынга «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» дигән мактаулы билге тапшырылды. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.
Ир белән хатын зур ныклы гаилә төзи алган, алар яшь гаиләләр өчен чын тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге булып тора. Балашовлар гаиләсендә балалар әти-әниләрен хөрмәт итәләр, ә ата-аналары балаларының һәм оныкларының уңышлары белән горурлана. Юрий Александрович белән Анна Денисовна өч бала тәрбияләп үстергән, хәзер аларның җиде оныклары, алты оныкчыклары бар.
Бриллиант юбилярлар истәлекле вакыйга уңаеннан туй балдаклары алмашты, Бөгелмә районының мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйды. Ир белән хатынга никахлашу турында белешмә тапшырдылар.
Гаилә парын шәһәр җитәкчелеге исеменнән ЗАГС бүлеге начальнигы Элла Демченко тәбрикләде, ул гаилә юбилеен бәйрәм итүче гаиләгә иминлек теләде, «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» дигән мактаулы билге һәм Бөгелмә районы башлыгыннан котлау хаты тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз