news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада һаваны тикшереп тору белән фин компаниясе шөгыльләнәчәк

Компания үлчәү-исәпләү датчиклары белән тәэмин итә.

Түбән Камада һаваны тикшереп тору белән фин компаниясе шөгыльләнәчәк
tat.e-nkama.ru

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Финляндиянең Vaisala компаниясе вәкиле белән Түбән Камада һава сыйфатын мониторинглау мәсьәләләре каралды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Компания үлчәү-исәпләү датчиклары белән тәэмин итә. Исәпләгечләр арасыннан – предприятиеләрдән чыгарыла торган газларның күләмен үлчәү приборлары, шулай ук климаттагы үзгәрешләрне, авыр һава шартларын фаразлаучы автомат метеостанцияләр.

Очрашу барышында, аерым алганда, Түбән Кама сәнәгать узелы территориясендә һаваны тикшереп тору мәсьәләсе каралды. Компания тиешле таләпләр нигезендә атмосфера һавасы торышына күзәтүнең территориаль системасын үстерү буенча үз фикерләрен тәкъдим итә.

“Комплекслы якын килү – безнең мөмкинлекләрне сезнеке белән берләштерү кирәк. Vaisala датчикларыннан файдаланып, юл станцияләрен модернизацияләү, мондый җиһаз белән тулысынча тәэмин итеп җиткерү һәм соңыннан бу тәҗрибәне Россия Федерациясенең башка субъектларына тарату кирәк”, – диде Александр Шадриков. Төп максат – республикада бердәм күзәтчелек үзәге булдыру, дип басым ясап әйтте министр.

Шулай ук компаниянең программаларны, электрон үлчәү системаларын һәм җиһазларны гамәлгә кертү буенча халыкара тәҗрибәсен исәпкә алып, атмосфера һавасын пычратуның күренми торган чыганагының географик координатларын билгеләү мөмкинлеге белән, пычратучы матдәләр хәрәкәтенең математик моделен эшләү мәсьәләләре каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot