news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы халкы салымнарга карата сорауларын белгечләргә турыдан-туры җиткерә алачак

Салым хезмәте 9-10 ноябрьләрдә физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл").  Салым хезмәте Тукай районында  9, 10, ноябрьләрдә физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә. Салым түләүчеләр 9 ноябрьдә, җомга көнне, иртәнге сәгать 9 дан кичке 6 га кадәр, 10 ноябрьдә, шимбә көнне, иртәнге сәгать 10 нан көндезге 3 кә кадәр үз сораулары белән инспекцияләргә мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 

Белгечләр салымнарны кем, нинди срокларда түләргә тиешлеге, муниципаль берәмлекләрдә нинди ставкалар билгеләнүе, нинди ташламалар булуы хакында аңлатачаклар. Теләүчеләр "Физик затларның шәхси кабинеты" аша теркәлә дә ала. Кабул итүгә килгәндә шәхесне раслаучы документ булу мәҗбүри. 

news_right_1
news_right_2
news_bot