Антальяда һәр өченче турист - Россиядән

Быел гыйнвар-октябрь айларында Россиядән Антальяга 3,663 млн турист килгән.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). 10 ай эчендә Төркиянең “туристлык башкаласы” Антальяда булган һәр өченче турист – Россия гражданы. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Антальяга гыйнвар-октябрь айларында һава юлы белән 9, 475 млн турист килгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 60 процентка (5,934 млн туристка) артык. Әлеге чорда Россиядән Антальяга 3,663 млн турист килгән. Бу илгә килгән туристларның 38,66 процентын тәшкил итә. 2016 ел белән чагыштырганда, россиялеләрнең Анталье курортларында булуы 724 процентка арткан. Узган ел анда 444 507 россияле ял иткән булган.

Россиялеләрдән тыш, Антальяда Германия туристлары өстенлек итә – быел 1,579 млн турист булган. Алдагы елдан 16 процентка күбрәк күзәтелгән. Өченче урында- Украина (710 871 кеше), алдагы елның гыйнвар-октябрь айларыннан ял итүчеләр 25 процентка арткан.

Ел ахырына кадәр төрле илләрдән Антальяда булучылар саны 10 миллионнан артып китәр, дип күзаллана.