news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә ташламалар турында сөйләячәкләр

Чара 6 октябрьдә, 10:00 — 13:00 сәгатьләрдә Лобачевский урамы, 10в йортында була.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанда гражданнарны кабул итәчәкләр. Белгечләр коммуналь түләүләр, торак турындагы законнар, хезмәтләргә түләүләр өчен ташламалар һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау буенча республика халкына консультация бирәчәк.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, Татарстан халкы өчен ачык ишекләр көнен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге оештыра. Халыкның сорауларына ТР Дәүләт торак инспекциясенең лицензия контроле, торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле үзәге, шулай ук Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җавап бирәчәк.

Чара 10:00 — 13:00 сәгатьләрдә Лобачевский урамы, 10в йортында була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100