Россиядә аз санлы төп халыклар өчен махсус сервис булдырылачак

Яңа сервис аз санлы хаклылар өчен ташламалар рәсмиләштерүне гадиләштерергә ярдәм итәчәк.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә аз санлы төп халык вәкилләренең гомуми исемлеген төзү дәвам итә. Хәзер анда керү өчен документларны Күп функцияле үзәктә тапшырып булачак, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.

Яңа сервис аз санлы хаклылар өчен ташламалар рәсмиләштерүне гадиләштерергә ярдәм итәр дип көтелә, чөнки вәкаләтле органнарның гражданнарның кайсы милләткә каравына бәйле мәгълүматны ведомствоара бәйләнешкә керү системасы аша алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Эшнең яңа тәртибе киләсе елның 7 февраленнән үз көченә керер дип көтелә.

«Хәзер әлеге исемлеккә эләгү өчен кеше Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка почта аша гариза һәм үзенең аз санлы халык вәкиле икәнен раслый торган документларның берсен юлларга тиеш. Яңа карар гражданнар өчен әлеге процедураны гадирәк һәм уңайлырак итәчәк. Документларны оешма яки җәмгыять тә тапшыра ала. Мондый мөмкинлек еракта һәм барырга кыен булган урыннарда яшәүчеләр өчен каралган», - дип аңлаттылар Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә.

Кайбер төбәкләрдә бу хезмәт күп функцияле үзәкләрдә күрсәтелә инде. Әлеге сервиска ихтыяҗ булганлыктан, аны аз санлы төп халыклар яши торган барлык төбәкләрдә дә булдырырга ниятлиләр.