news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халык санын алучыларның 70 проценты коронавирустан прививка ясаткан

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен уздыруда Татарстанда 8,5 меңнән артык кеше катнашачак.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина республикада Бөтенроссия халык санын алучыларның 70 проценты коронавирустан прививка ясатканын яисә авырып терелгәнен әйтте.

«Росстат халык санын алганда Роспотребнадзорның коронавирустан саклану таләпләрен үтәячәк. Сораштыру уздыручы кешеләрнең битлекләре, перчаткалары булачак. Алар барлык профилактик чаралар белән таныш», — диде Наталья Гатауллина.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен уздыруда Татарстан буенча 8,5 меңнән артык кеше катнашачак. Халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot