news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан «Бигеш» аэропорты 500 000 кешегә хезмәт күрсәткән

2021 ел ахырына аэропорт пассажирлар агымын 630 меңгә җиткерергә планлаштыра.

Ел башыннан «Бигеш» аэропорты 500 000 кешегә хезмәт күрсәткән
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Лемаев исемендәге «Бигеш» аэропортыннан очучы 500 000нче пассажир теркәлгән. Ул «Россия» авиакомпаниясе рейсында очкан.

Мондый күрсәткечкә октябрь аена маршрут челтәренең динамик үсеше һәм билетларга тарифлар үзгәрү сәбәпле ирешелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мисал өчен, гыйнвардан Red Wings авиакомпаниясе тарафыннан Мәскәүгә, Сургут һәм Минераль Суларга рейслар ачылган. «Азимут» авиакомпаниясе маршрут челтәрен Нижневартовскига рейслар белән тулыландырган. «Урал Авиалинияләре» Дүшәнбегә, Куляб һәм Худжандка рейслар ачкан, ә Anex Tour һәм Pegas Touristik туроператорлары мәнфәгатьләрендә Антальяга, Каһирә, Хургадага һәм Шарм-Эль-Шейхка рейслар ачылган.

2021 ел ахырына аэропорт пассажирлар агымын 630 меңгә җиткерергә планлаштыра.

«Без барлык пассажирларга да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт. Алга таба очабыз!» — дип яза аэропорт белгечләре.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100