Белгечләр пенсиягә алданрак чыгу хокукына ия булган кешеләр хакында аңлатты

Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызларга пенсия 50 яшьтә билгеләнә.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Күп балалы аналар пенсияне вакытыннан алда алу хокукына ия. Шул ук вакытта, пенсиягә чыгу срогы балалар санына бәйле булачак. Бу хакта «Российская газета» РФ Пенсия фондының Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе буенча бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.

«Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызларга пенсия 50 яшьтә билгеләнә. Өч бала анасы — 57, ә дүрт бала тапкан хатын-кызлар 56 яшьтә лаеклы ялга чыга ала», — дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында.

Аларга пенсия билгеләү өчен төп таләпләр:

— иминият стажы 15 ел тәшкил итә;

— пенсия коэффициентларының тиешле саны тупланган (2021 елда — 21);

— 8 яшькә кадәрге бала тәрбияләү;

— балаларга карата ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яки уллыкка алудан баш тарту фактының булмавы.

Россия Пенсия фондында шулай ук ике яки аннан күбрәк бала тапкан хатын-кызларның да лаеклы ялга вакытыннан алда чыга алуын искәрттеләр. Әйтик, әгәр хатын-кызның иминият стажы кимендә 20 ел һәм Ерак Төньякта 12 елдан (аңа тиңләштерелгән урыннарда — 17 ел) да азрак эшләмәгән икән, ул чагында пенсия 50 яшькә җиткәч билгеләнә ала.