Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары Осланда Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә булды
Район башлыгы Марат Зиатдинов өлкән буын кешеләрен бәйрәм белән котларга килде.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Югары Ослан район үзәгенең Үзәк мәйданында, гадәттәгечә, Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Мәйданда өлкән буын кешеләренең акылны, тәҗрибәне, зирәклеген мактаган җырлар һәм котлаулар яңгырады. Бу хакта «Волжская новь» яза.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова сөйләгәнчә, бүген биредә барысы да ветераннар өчен — теләсә нинди продукцияне ташламалы бәядән сатып алырга, кайнар чәй белән сыйланырга, ә сатып алынган товарны хуҗаларына бушлай кайтарачаклар. Бу хезмәтне «Өмет утрауы» үзәге белгечләре оештырды.
Ярминкәдә сатучыларны һәм сатып алучыларны район башлыгы Марат Зиатдинов сәламләде.
«Хөрмәтле ветераннар, бүген сезнең янәшәгездә яшәвебез һәм ярдәм итү мөмкинлегенә ия булуыбыз бик яхшы. Кыенлыклар алдында кулыгызны төшермәгез, алар сезне чыныктырсын гына. Сезгә сәламәтлек һәм тагын бер кат сәламәтлек телим. Бәйрәм белән сезне!» — диде ул.
Ветераннар советы рәисе Римма Троицкая теләкләргә кушылды, ул ветераннарга яраткан, иҗади һәм актив булып калырга теләде.
Марат Зиатдинов һәм Римма Троицкая «Балкыш — Сияние» конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котладылар, аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз