Ягып җылыта башлагач, фатирда эссе булса, күршеләр белән җыелышып килешергә кирәк

«Күпфатирлы йортта температура шәхси теләкләр буенча билгеләнә алмый», - диде Казанның вице-мэры Денис Калинкин

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда яшәүчеләр фатирлардагы артык кызулыкка зарланды. Эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның вице-мэры Денис Калинкин бу очракта ниләр эшләргә кирәклеге аңлатты.

«Ягып җылыту сезоны башлангач гел аңлашылмаучанлыклар килеп чыга: кемгәдер салкын, башкаларга эссе. Мондый очраклар бер үк йортта яшәүчеләр арасында да була. Арттык эссе итеп ягу буенча берничә шикаять килде. Бу очракта йортта яшәүчеләргә гомуми җыелыш оештырырга, уңайлы температура режимын сайларга, ә соңыннан идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде Калинкин.  

Күпфатирлы йортта температура шәхси теләкләр буенча билгеләнә алмый, диде ул.

«Күпләр җыелышларны яратмый. Кемдер вакыт булмауга сылтый, кемдер күршеләре белән бәхәсләшергә теләми. Теләсәң-теләмәсәң дә, килешергә, бер-береңне тыңлый һәм ишетә белергә кирәк», — диде Казанның вице-мэры.

Казанда ягып җылыту сезоны 21 сентябрьдә башланды. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә һәм бала тудыру йортларында җылылыкны иртәрәк, 17 сентябрьдә бирә башладылар. 5314 йортта җылылык бирелде, калган 36 йортта җылылыкны бу атнада кушачаклар. Моннан тыш, 14 йорт индивидуаль котельнялардан җылытыла.