news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Укытучылар көне белән котлады

«Аллаһы Тәгалә безне төрле адашулардан сакласын, галимнәр юлында булырга, файдалы белемнәр алырга насыйп итсен», - ди мөфти.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Укытучылар көне белән котлады
http://dumrt.ru

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул «ихластан Раббыбыздан һәр остазга авыр һәм игелекле мәгърифәт юлында Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде», дип дога кылуын әйтте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген безнең республикада мәчетләр каршында һәм мөселман уку йортларында 1700гә якын мөгаллим укыта. Алар халыкка фидакарьләрчә һәм Аллаһ ризалыгы өчен динебезнең нигезләрен һәм Ислам турында доктор дәрәҗәсендәге гыйлемнәр бирә, ди мөфти.

Камил Сәмигуллин сүзләренчә, Исламда мәгарифкә һәм халыкка гыйлем бирү хезмәтенә зур игътибар бирелә. Әмма динебездә белем бирүнең бер мөһим шарты бар — «иҗазә» (рөхсәт, диплом) яки «иснәд» (хәдис гыйлемендәге шәҗәрә, чылбыр, хәдис сөйләүчеләрнең бер-бер артлы килүләре), ягъни гыйлем чылбырына ия булу.

«Мондый остазлардан алынган гыйлем хак була. Шул рәвешле, бүгенге көндә мәгълүмат таратуның нинди генә заманча ысуллары булса да, иң хәерле гыйлем — мәчеткә яки мәдрәсәгә барып остаз каршында алганы. Аллаһы Тәгалә безне төрле адашулардан сакласын, галимнәр юлында булырга, файдалы белемнәр алырга насыйп итсен», диелә котлау текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100