news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радик Юльякшин Башкортстан Хакимиятендә яңа вазифага билгеләнде

Элвин Грей исеме белән җырлаучы артист Радий Хәбировның киңәшчесе булачак.

Радик Юльякшин Башкортстан Хакимиятендә яңа вазифага билгеләнде
Александр Эшкинин

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Радик Юльякшин Башкортстан Башлыгының мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе булачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Элвин Грей исеме белән танылган җырчы Радик Юлъякшин әлеге вазифаны җәмәгать эше буларак башкарачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шул хакта боерыкны имзалаган. Бу турыда ул республика Хакимиятенең оператив киңәшмәсендә әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot