news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оператив штаб: Россия ил чикләрен ябуны планлаштырмый

Шулай ук авиарейслар да чикләнмәячәк, диделәр коронавирус белән көрәшү буенча оператив штабта.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб ил чикләрен ябу һәм авиарейсларны чикләү турында карар кабул итәргә җыенмый. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Оператив штаб ил чикләрен ябу һәм авиарейсларны чикләү турында карар кабул итүне планлаштырмый», — диделәр штабта.

Алдарак массакүләм мәгълүмат чараларында Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанскийның Россия коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, чикләр ябылырга мөмкин дигән сүзләре чыккан иде.

Рязанский ТАСС агентлыгына коронавирус пандемиясе аркасында Россия чикләрен ябу соңгы чара булып тора һәм әлегә моның кирәге юк дип аңлатты.

«Чикләрне ябу — иң соңгы чара, әлегә моның кирәге юк. Җәмәгать транспортында профилактика чараларын көчәйтергә кирәк, бу биналарны эшкәртүгә, социаль дистанция саклауга да кагыла», — диде сенатор.

news_right_1
news_right_2
news_bot