Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марина Патяшина Татарстанда балаларны дистанцион укуга күчермәячәкләр дип ышандырды
Татарстан мәктәпләрендә укучы 400 мең баланың җидесе генә Covid-19 йоктырган.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.
«Бездә 1 сентябрьдән башлап төрле мәктәпләрдә нибары 25 педагог һәм җиде укучы гына Covid-19 йоктырды. Бүгенгә ике бала инде терелеп мәктәпкә чыкты, бишесе әлегә карантинда. 400 мең укучы арасында бу очраклар калган барлык укучыларны да дистанцион укуга җибәрергә дигән сүз түгел», — диде спикер.
Баш санитар табиб әйтүенчә, бүген укучыларны дистанцион укуга күчерү мәсьәләсе каралмый.
Ведомство башлыгы педагоглар составы һәм укучылар арасында Covid-19 белән авыру очракларына тиз реакциянең нәтиҗәле булуын әйтте. Роспотребнадзор эпидемиягә каршы чараларны оператив уздырып бара: авыруны кеше изоляцияли, авыру белән контактта булган кешеләрне күзәтә һәм тикшерә, дезинфекция уздыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз