Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халыкара табиблар көнендә Казанда телевидение манарасы бәйрәм төсләренә керәчәк
Табиблар коронавирус пандемиясе чорында үз хезмәтен намус белән башкара.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Халыкара табиблар көне билгеләп үтелә. Бу көн бөтен дөнья табибларының теләктәшлек һәм актив гамәлләре көне дип санала. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
5 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Казанда телевидение манарасы, иң кирәкле һәм игелекле һөнәр ияләренә теләктәшлек белдереп, бәйрәм төсләренә керәчәк. Бүгенге табиблар — бүгенге көн геройлары. Алар коронавирус пандемиясе чорында үз хезмәтләрен намуслы, фидакарь башкара, диелә хәбәрдә.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» Россия телевидение һәм радио челтәре филиалы коллективы Татарстан медикларына хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерә, сәламәтлек, бәхет тели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз