news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районыннан җитмештән артык егет армия сафларына алыначак

Район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең утырышы булды.

Кукмара районыннан җитмештән артык егет армия сафларына алыначак
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 5 октябрь, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Кукмара районының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узды. Бу чакырылышта Кукмара районыннан 75ләп егет армия сафларына алыначак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу көнне медицина тикшеренүе узган кырыклап егет чакырылган иде. Комиссия әгъзалары булачак солдатларның шәхси эшләре белән дә танышты.

1 октябрьдә старт алган көзге чакырылыш 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot