Зәй районы башлыгы хезмәте югары бәяләнде

Район башлыгы Разиф Кәримовка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен “ орден медале тапшырылды.

(Зәй, 5 октябрь,“Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан республика күләмендә оештырылган тантанада бүген 35 кешелек Зәй делегация дә катнашты, дип яза район газетасы сайты.

Әлеге тантаналы чара безнең район өчен аеруча куанычлы мизгелләргә бай булды. Бертөркем авыл хуҗалыгы уңганнары дәүләт бүләкләре алды. Ә район башлыгы Разиф Кәримовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, районның социаль – икътисади үсешенә зур тырышлык куюы һәм күпъеллык нәтиҗәле, фидакарь хезмәтен югары бәяләп “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен “ орден медален тапшырды. Разиф Галиевичка Зәй районында эшләү дәверендә республика җитәкчелегенең ярдәме белән күп кенә инвестицияләр җәлеп итеп, шәһәр-районны төзекләндерүгә, авыл хуҗалыгы тармагын югары күтәрүгә зур хезмәт куюына зәйлеләр тирән рәхмәтле.