news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көзге чакырылышта Кукмарадан 80гә якын егет армиягә китәчәк

Булачак солдатлар армия хезмәтен Адлерда, Мәскәү астында, Үзәк, Көнчыгыш, Көнбатыш хәрби округларда үтәчәк.

(Кукмара, 5 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, көзге чакырылыш вакытында Кукмарадан 80гә якын ир-егет илне саклауга озатылачак, дип яза kukmor-rt.ru. Беренче төркем 20 октябрьдән соң юлга кузгалыр дип планлаштырыла.

Булачак солдатлар армия хезмәтен Адлерда, Мәскәү астында, Үзәк, Көнчыгыш, Көнбатыш хәрби округларда үтәчәкләр. Егетләрнең күбесе югары, урта һөнәри белемле, "В", "С" категорияле машина йөртү таныклыгына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot