news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вице-премьеры мәктәпләрдә чыршы бәйрәме үткәрү турында фикерен әйтте

Коронавирус аркасында күмәк чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелде: бинада бер үк вакытта – 50, ачык һавада йөздән дә артыграк кеше җыела алмый.

Татарстан вице-премьеры мәктәпләрдә чыршы бәйрәме үткәрү турында фикерен әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Әлегә мәктәптә сыйныфлар арасында күмәк чаралар үткәрелмәячәк, чыршы бәйрәмнәре турында сөләшергә әле иртәрәк. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Әлегә билгеле бер сыйныф (класслар арасында түгел) өчен генә чаралар үткәрү каралган», - дип җавап бирде Фазлыева мәктәпләрдә массакүләм чаралар уздырылачакмы дигән сорауга.

Чыршы бәйрәмнәренә килгәндә, Фазлыева коронавируска бәйле вазгыятьнең яхшырачагына һәм «барысы да яхшы булачагына» өметләнә.

«Яңа ел үз урынында. 1 сентябрь бармы? Бар! Балалар, коллективлар белән очрашулар узды, димәк, барысы да яхшы булачак», - диде вице-премьер.

Әлегә Татарстанда массакүләм чаралар үткәрүгә карата чикләүләр саклана: бинада бер үк вакытта – 50, ачык һавада йөздән дә артыграк кеше җыела алмый.

Татарстанда трибуналардагы тамашачылар санын ике тапкыр арттырачаклары турында билгеле булган иде инде. Россия Хөкүмәте театр залларында тамашачылар санын 70 процентка җиткерергә җыена.

Ләйлә Фазлыева белән интервьюны sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында танышырга мөмкин. Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100