news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы Чалпы авылында Социалистик Хезмәт Героена истәлек тактасы ачылды

Ул 60 ел гомерен туган җиренә багышлаган.

Азнакай районы Чалпы авылында Социалистик Хезмәт Героена истәлек тактасы ачылды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 5 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резедә Шәрипова). Азнакай районы Чалпы авылында Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримовка истәлек тактасы ачылды. Ике ел дәвамында районда хезмәт батырлары истәлегенә 44 шундый такта куелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чалпы авылында туып, 60 ел гомерен туган җиренә багышлаган, иген иккән, аннан ферма мөдире булган Фахразый Кәримов авыл хуҗалыгындагы фидакарь хезмәте өчен бик күп мактаулы бүләкләргә лаек була. Һәм менә райондагы күркәм традиция буенча авыл мәдәният йорты диварында аңа истәлек тактасы ачылды.

Әлеге тантаналы чарада район һәм җирлек җитәкчеләре, Фахразый аганың тормыш иптәше Гөлнур апа, кызлары, оныклары, авылдашлары катнашты, үзләренең якты истәлекләре белән уртаклаштылар.

«Ул бик тырыш, яхшы күңелле, гади кеше иде. Үзенең киңәшләре белән һәрчак ярдәм итте», — дип искә алды хезмәт героен район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Әлеге тантаналы чара авыл бәйрәменә үрелеп, халык үзешчәннәрнең чыгышларын карады, мәктәп укучылары, кул осталарының күргәзмәзләре белән танышты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100