news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев белән очрашу узды

Премьер-министры урынбасары Әлфия Авзалова һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салды.

Актаныш районында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев белән очрашу узды
http://aktanysh-rt.ru/

(5 сентябрь, Казан, «Татар-информ», «Актаныш»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев Татарстан муниципаль районнары буенча эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Кичә, 4 сентябрьдә актанышлылар да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев белән очрашты. Татар конгрессы Милли шура рәисен Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова каршы алды. Бу хакта Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Васыйл Габделгаяз улы Аскы Актаныштагы ветераннар йортында булып, «Гарәбә» клубы активистлары белән очрашты. Ветераннарыбыз дәрәҗәле кунакның чыгышын тыңлап, аңа үзләренең җыр-моңнарын бүләк итте. Татарстан Премьер-министры урынбасарына сорауларын да юллады алар. 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев бүген Актаныштагы ике җитештерү предприятиесенә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллануны раслаучы сертификатлар тапшырды.

«Без республика дәрәҗәсендә товар җитештерүчеләргә патриотизмнары өчен шундый сертификатлар тапшыра алуыбыз белән хактан да горурланабыз. „ТАССР 100 еллыгы“ лейблы сезнең продукциягездә күренә, аңа Татарстанда, Россиядә, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар. Гадәттә, сатып алучы лейблны күреп, Татарстанда үз тарихлары белән ничек горурланалар дип уйлап куя. Сез алып бара торган бизнес чәчәк атуын телибез», — диде Васыйл Шәйхразыев.

Актаныш районында әлеге сертификатка «Актаныш икмәк комбинаты» кулланучылар җәмгыяте һәм «Актаныш сөт заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте лаек булды. 

Бүген райондашларыбыз Лира Хафизовага һәм Мирзанур Фарухшинга да «ТАССР төзелүгә 100 ел» юбилей медален Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе тапшырды.

Сәфәр кысаларында Васыйл Габделгаяз улы район үзәк хастаханәсендә булып, эшчәнлеге белән танышты, коллектив белән очрашты.

Васыйл Шәйхразыевның Актаныш районына эш сәфәре Әлфия Авзалова һәйкәленә чәчәк салу белән тәмамланды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова бүген мәдәният йортының хезмәт коллективы белән аралашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100