news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Питрәчтә "Алтын балык" ачылышына әзерләнәләр
Тиздән балалар бакчасын кадастр исәбенә куячаклар, аннан соң Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аны кабул итеп, районга тапшырачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

pestrecy-rt.ru
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Алга", Люция Сираҗиева). Питрәч районы Көек авылында "Светлый" торак комплексында 220 урынга исәпләнгән "Золотая рыбка" балалар бакчасы төзелешен тәмамлау тантанасы узды. Аны "Демография" илкүләм проекты кысаларында төзеделәр. Бу хакта җирле басма яза.
Район башлыгы Илһам Кашапов Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурскаяны, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанованы һәм башка кунакларны ипи һәм чәкчәк белән каршы алды.
Төзелеш-монтаж предприятиесе җитәкчесе балалар бакчасы мөдиренә ачкыч тапшырганнан соң, катнашучыларга бина буйлап кечкенә генә экскурсия уздырдылар. "Халык саны арту сәбәпле, биредә балалар бакчасына ихтыяҗ бик зур иде. Бүген без мәктәп, поликлиника төзелеше турында уйлыйбыз", - дип билгеләп үтте Илһам Кашапов.
Бинаны төзү эшенә узган елның ноябрендә керештеләр, бүген барлык эшләр дә төгәлләнгән инде. Тиздән балалар бакчасын кадастр исәбенә куячаклар, аннан соң Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аны кабул итеп, районга тапшырачак. Шуннан соң балаларны кабул итү башлана.
Әлеге балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр саны буенча районда иң зурысы булачак.
"Бина заманча, инновацион, икенче катка лифт белән җиһазландырылган, видеокамералар, сигнализация урнаштырылган, балалар бакчасы территориясе иркен, төзекләндерелгән. Биредә балаларыбызның үсеше өчен кирәкле бар нәрсә дә бар", - дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot