news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Балалар – балаларга» традицион хәйрия акциясе старт ала

Анжела Вавилова исемендәге фонд хоспис карамагындагыларга ярдәмгә акча юнәлдерәчәк.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондының «Балалар — балаларга» традицион акциясе старт ала.

Хәйрия акциясе ел саен яңа уку елы алдыннан уздырыла. Укучыларның ата-аналары укытучылар өчен сыйныфтан бер гомуми букет сатып алырга, ә калган букетларның бәясенә тигез сумманы катлаулы авыруларга ярдәм итү фондына күчерергә мөмкин.

Җыелган акчалар дарулар, махсуслаштырылган туклану, медицина җиһазлары өчен материаллар сатып алуга юнәлдереләчәк. Узган ел акция нәтиҗәсендә 300 мең сумга якын акча җыелды, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100