news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Финанслар министрлыгы иткә салым кертелмәячәк дип белдерде

Бу мәсьәлә турында бернинди фикер алышулар да юк, дип хәбәр ителде ведомствода.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия Финанс министрлыгы иткә салым кертелмәячәк дип белдерде. Бу хакта ТАСС ведомствоның матбугат хезмәте белдерүенә сылтама белән хәбәр итә.

«Россиядә иткә салым кертү планлаштырылмый. Россия Финанс министрлыгы салым законнарына шундый төзәтмәләр әзерли алмый. Бу мәсьәлә турында бернинди фикер алышулар да юк», — дип яза ТАСС.

Элегрәк РФ Президентының цифрлы һәм Технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков иткә салым кертү мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде. Бу хакта «Татар-информ» да язды..


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100