Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коммуналь хезмәтләр фатирга тикшерү белән килгәндә, вакытын алдан килештерергә тиеш
Коммуналь хезмәт вәкилләре фатирны тикшерү мөмкинлеген таләп итеп, хуҗаны судка бирә ала.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Закон буенча, коммуналь хезмәт вәкилләре фатирга планнан тыш тикшерү белән килә ала. Әмма алар шулай ук кагыйдәләрне үтәргә, тикшерү вакытын хуҗалар белән алдан килештерергә тиеш. Бу турыда РИА Новости юрист Алексей Гавришевка сылтама белән хәбәр итте.
Элегрәк адвокат Анатолий Миронов кисәткәнчә, коммуналь хезмәт вәкилләре фатирга «чакырмыйча» гына да тикшерү белән килә ала.
Гавришев мондый хәлнең, чыннан да, мөмкин булуын әйтте, әмма килер алдыннан коммуналь хезмәт вәкиле фатирда яшәүчеләрне кисәтергә һәм алар өчен уңайлы көн һәм вакытны килештерергә тиеш. Фатирга рөхсәтсез эләгү омтылышлары була алмый.
Кирәк булганда, коммуналь хезмәткәрләр тикшерү хокукын таләп итеп фатир хуҗасын судка бирә ала.
Юрист шулай ук россиялеләрне сак булырга чакыра. Тикшерү турында хәбәрне мошенниклар файдалануы да ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз