news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында ярлылар өчен сертификатлар кертергә тәкъдим иттеләр

Мондый сертификат уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләр һәм ялгыз гражданнар, шулай ук авыр тормыш хәлендәге кешеләргә бирелергә тиеш.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Дәүләт Думасындагы ЛДПР фракциясе депутатлары һәм сенатор Сергей Леонов Россиядә аз керемлеләр өчен азык-төлек-дару сертификатлары кертү инициативасы белән чыгыш ясады.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, закон проекты авторларыннан берсе, Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов Telegram-каналда шул хакта язып чыккан.

Парламентарий тәкъдим иткән документтан күренгәнчә, мондый сертификат уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләр һәм ялгыз гражданнар, шулай ук авыр тормыш хәлендәге кешеләргә бирелергә тиеш.

Сертификатның номиналь бәясен яшәү минимумының 30 проценты күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Аның буенча азык-төлек һәм даруларны җирле хакимиятләр белән килешү төзегән кибетләр һәм даруханәләрдә генә сатып алып булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100