Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров «яшь журналистлар»ның сорауларына җавап бирде
Энҗе Җәлалова җитәкчелегендәге «Яшь журналистлар» түгәрәге балалар иҗат йорты каршында эшли.
(Чүпрәле, 5 август, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров яшь журналистлар һәм аларның җитәкчесе Энҗе Җәлалова белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Марат Гафаров яшь каләмчеләрне ирешкән уңышлары белән котлады, шулай ук балаларның журналистика кебек иҗтимагый әһәмияткә ия булган һөнәр белән кызыксынуларына соклануын билгеләп үтте.
Энҗе Җәлалова җитәкчелегендәге «Яшь журналистлар» түгәрәге балалар иҗат йорты каршында эшли. «Яшь журналистлар» түгәрәге эшли башлаганнан бирле, анда шөгыльләнергә теләүче балаларның саны елдан-ел арта бара. Әйтергә кирәк, түгәрәккә кызыксынып йөрүчеләр арасында бүгенге көндә киләчәкләрен дә шушы өлкә белән бәйлүчеләр бар: алар журналистика бүлегендә югары белем алалар.
«Яшь журналистлар”ның җитәкчеләре Энҗе Җәлалова түгәрәктә шөгыльләнү барышында төп игътибар гомуми иҗади сәләтләрне камилләштерүгә юнәлтелүе турында сөйләде. Журналистиканың барлык юнәлешләрдән дә балаларга бигрәк видео төшерү, видеорепортажлар ясау, монтажлау кызыклы икән. Шуңа бәйле рәвештә түгәрәкнең техник яктан ярдәмгә мохтаҗ булуын билгеләп үтте.
«Әлбәттә, түгәрәккә йөрүче балаларның барысы да журналистлар булыр дип уйламыйбыз, әмма анда алган белемнәре киләчәктә үзләре өчен файдалы булыр дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте Энҗе Җәлалова. Ул район башлыгына балалар белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге тудырган өчен, шулай ук төрле яклап теләктәшлек, ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте.
Марат Гафаров районны җитәкли башлавының беренче елларында яшь журналистлар аның белән интервью оештыруын искә төшерде. Шул ук вакытта, аларның үҗәтлеген, активлыгын, максатчанлыгын билгеләп үтте һәм алга таба да шундый ук булып калуларын теләде.
Әңгәмә барышында Марат Гафаров яшь каләмчеләрнең сорауларына җавап бирде. Киләчәккә планнар, җәйге чорда ял итү, яшьләр өчен кичке дискотекалар оештыру, музыка темалары, кыскасы, бүгенге яшьләрнең кызыксынулары турында сөйләшенде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз