Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда бал бәйрәме үткәрәчәкләр
Бәйрәмдә милли ризыклардан торган күргәзмәләр әзерләячәкләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). 19 августта Башкортстанда Гафури районының Имәндәш авылында «Бал бәйрәме» узачак.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, бәйрәм кысаларында берничә кызыклы чара узачак. Шуларның берсе — Уфа, Стәрлетамак, Салават туристлары, шулай ук Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиаллары-тарихи-мәдәни үзәкләр белгечләре катнашында этнографик тур.
Тарихи-мәдәни үзәкләр белгечләре милли ризыклардан торган күргәзмәләр әзерләячәкләр. Шулай ук туристлар өчен декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз