news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда инвалидларга түләүләр гаризасыз билгеләнә башлады

Айлык акчалата түләүне рәсмиләштерү белән Россия Пенсия фондының территориаль органнары шөгыльләнә.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында инвалидларга түләүләр актив режимда билгеләнә башлады. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айлык акчалата түләүне (ЕДВ) рәсмиләштерү өчен бу категория гражданнар гариза бирергә тиеш түгел. Хәзер рәсмиләштерү белән Россия Пенсия фондының территориаль органнары шөгыльләнә.

«Түләү Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча Пенсия фонды тарафыннан рәсмиләштерелә», - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Айлык акчалата түләү кеше инвалид яки инвалид бала дип танылган вакыттан билгеләнә. Ул реестрга инвалидлык турында мәгълүматлар килеп ирешкәннән соң 10 көн эчендә билгеләнә.

Әлеге кешегә бердәм дәүләт хезмәтләре порталында, электрон почта яки СМС аша айлык акчалата түләү билгеләнү турында хәбәр итәчәкләр.

Хәзерге вакытта инвалидлык билгеләү процедурасы читтән торып башкарыла. Моңа медицина оешмалары биргән документлар нигез булып тора. Әлеге тәртипне кертү коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100