news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 200 умарта күченең үлүе теркәлгән

Беренчел мәгълүматларга караганда, умарталарның һәлак булуына басуларны химикатлар белән эшкәртү сәбәп булган.

Татарстанда 200 умарта күченең үлүе теркәлгән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районында бал кортларының күпләп үлүен теркәделәр. Беренчел исәпләүләр буенча, 200 умарта күче һәлак булган. Бу хакта «Чаллы хәбәрләре» басмасына Тукай районының умартачылык һәм аквакультура буенча белгече Светлана Латыйпова сөйләде.

«Калмия, Калмаш, Күзкәй, Кече Шилнә авыл җирлекләре зыян күрде», — дип хәбәр итте Латыйпова.

Аның сүзләренә караганда, умарталарның һәлак булуына басуларны корткычларга каршы эшкәртү сәбәп булган. Шул ук вакытта белгеч «анализ нәтиҗәләре әле әзер түгел, нечкәлекләре соңрак билгеле булачак», - диде.

Тулаем алганда, Латыйпова быел бал уңышы яхшы булыр дип ышандыра. «Умартачылар инде бал ала башлады», - дип искәртте ул.

2019 елда басуларны пестицидлар белән саксыз эшкәртү республикада умарталарның күпләп һәлак булуына китергән иде. Быел умартачылар Татарстанның Зәй районында умарта кортлары агулануыннан зарланды, бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100