news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада һәм районда аерылышулар саны 30 процентка кимегән

Никахлашучылар да кимегән.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). 2020 елның беренче 7 аенда Түбән Камада һәм районда аерылышулар саны 34,3 процентка кимегән. Бу хакта ЗАГС  идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина хәбәр итә. Әмма никахлар саны да 16,4 процентка кимегән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«90нчы еллардагы демографик кризис аркасында никахлар кимүгә тагын бер — коронавирус пандемиясе өстәлде. Алдан планлаштырылган никахларын булачак яшь парлар, шәхси саклану чараларыннан башка теркәүне һәм күп санда кунакларны чакыру мөмкинлеген көтеп, соңрак вакытка күчерде», — дип яза үзенең микроблогында Бэлла Махотина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100