news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия башка илләр белән авиаэлемтәне торгызачак

Россия Тышкы эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, хәзер илгә Лондон, Сеул, Истанбул аша килергә мөмкин.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия авиаэлемтәләрне торгызачак илләр саны артуга атналар китәргә мөмкин. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. 

«Минемчә, күп илләр белән авиаочышлар ачылышына кадәр атналар узачак», - дип саный Рябков.

Ул хәзер илгә Лондон, Истанбул һәм Сеул аша илгә килергә мөмкин булуын искәртте һәм Covid-19 вазгыяте мөмкинлек бирү белән исемлеккә тагын да күбрәк башкала һәм хаблар өстәләчәгенә ышаныч белдерде.

1 августтан Россия Бөекбритания, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне яңартты. 15 августтан тагын бер ил — Швейцария белән авиаэлемтәне яңарту планлаштырыла.

Элегрәк Абхазия һәм Черногориянең Россия гражданнары өчен чикләрне ачуы турында хәбәр ителгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100